Рөстәм Миңнеханов «ВТБ банкы» ГАҖ президенты-идарәсе рәисе Андрей Костин белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы-2026 чаралары кысаларында «ВТБ банкы» ГАҖ президенты-идарәсе рәисе Андрей Костин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
«ВТБ – күп еллар дәвамында безнең ышанычлы партнёрыбыз. Татарстан Республикасында 49 офис эшли. Банкның клиентлары булып 36 меңнән артык юридик зат тора, һәм Сезнең банк бу юнәлеш буенча Татарстанда алдынгы урында тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Банкның төп корпоратив партнёрларының берсе – «Алабуга» махсус икътисадый зонасы. Бүген Татарстанда банк төзелеш алып баручыларның гомуми мәйданы 1,7 млн квадрат метр булган торак проектларын финанслый. Моннан тыш, ВТБ авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм кече һәм урта бизнес субъектларына актив ярдәм күрсәтә.
«Банк физик затларны кредитлау программаларын уңышлы үстерә. Кредит сату күләменең төп драйверы булып ипотека кредитлавы кала – 187 миллиард сум. Бу безнең халыкның Сезнең банк хезмәтләренә һәм продуктларына ышаныч күрсәткече», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ВТБ банкы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
«ВТБ Татарстан белән хезмәттәшлекне арттыра, без республикада зур сәнәгать потенциалын күрәбез. Биредә безнең ярдәм белән Россиянең иң эре «Алабуга» махсус икътисадый зонасы уңышлы эшләп килә, ә быел Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс тулысынча файдалануга тапшырылачак. «Алабуга»ның һәм төбәкнең башка индустриаль паркларының җитештерү, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын киңәйтүче инвестицион проектларны бергәләп үстерәчәкбез», – диде Андрей Костин.
Татарстанда ВТБ катнашындагы мөһим проектларның берсе Россиядә иң эре логистик комплекс төзелешен финанслау булды (Дэн Сяопин исемендәге «Этилен-600» индустриаль паркы территориясендәге инфраструктура объектлары белән).
Төзелешкә ПМЭФ-2023 кысаларында старт бирелгән иде. Терминалның проект куәте елына 100 мең контейнер тәшкил итәчәк. Бүгенге көнгә банк бүлеп биргән кредит акчаларының гомуми күләме 70 млрд сум тәшкил итте. Логистик комплексны тулы кыйммәтле сәнәгать эксплуатациясенә кертү быел ук планлаштырыла.