Вторник, 11 августа 2026 12:13
Рөстәм Миңнеханов Сарман районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты
Татарстан Рәисе Сарман районында булды, анда ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова.
Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты һәм районның гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнашуын билгеләп үтте.
Шулай ук ул республика районнарында инженерлык челтәрләрен модернизацияләү планнары турында сөйләде һәм 98 баш мөгезле эре терлек асрала торган җирле сөт-товар фермасында булды.