Пятница, 10 апреля 2026 15:01

Белгечләр ябыктыру уколлары аерылышу куркынычын ике тапкыр арттыруын әйткән

Ябыгу өчен инъекция препаратларын киң куллану аерылышулар санын арттыруга китерергә мөмкин, ди белгечләр.

Ябыккан, үз-үзенә ышанычы арткан кеше җәмгыятьтә ешрак күренә башлый, яңа хоббилар белән мавыга һәм аңа мөнәсәбәтләрне өзү дә җиңелрәк бирелә икән.

Гетеборг университеты галиме ашказанын кечерәйткән пациентларны күзәткән. Авырлыкны кинәт югалткан кешеләр ике тапкыр ешрак аерылышалар икән. Чит ил галимнәре фикеренчә, нәкъ менә ябыгу өчен заманча препаратларның популярлыгы киләчәктә аерылышулар санының тагын да сизелерлек артуына китерергә мөмкин.

– Күпчелек кешеләр өчен авырлыкны югалту тормышта башка мөһим үзгәрешләр белән бергә бара. Алар актив тормыш, сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлыйлар. Әгәр ире йә хатыны да аңа кушылмаса, бу үзгәрешләрне хупламаса, мөнәсәбәтләрдә киеренкелек туарга мөмкин, – дип аңлаткан профессор Свенссон.