Казанда «Россия чаңгы юллары – 2026» дүрт мәйданчыкта оештырыла
14 февральдә Казанда илнең иң мөһим чаңгы вакыйгаларының берсе – «Россия чаңгы юлы – 2026» 44 нче бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы була. Чара ел саен физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысасында уза.
Быел Казанда «Россия чаңгы юллары» ярышын үткәрүнең үзәк мәйданчыгы «Локомотив» стадионы булып тора. Казан шәһәренең физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибәтуллин сөйләвенчә, биредә профессиональ спортчылар һәм ветераннар йөгерешләре, «Безнең ишегалды чемпионнары» эстафетасы, шулай ук Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган махсус йөгереш узачак. «Локомотив»тан тыш, чаңгы стартлары мәйданчыклары шәһәрнең башка районнарында да оештырылачак: Вахитов–Идел буе районы халкы өчен –Горки-Әмәт урман паркында; Авиатөзелеш–Яңа Савин районы өчен – Гаврилов урамы буенча Казансу елгасына таба; Совет районының Дәрвишләр бистәсендә – Каенлыкта. Аның сүзләренә караганда, массакүләм старт дистанциясе 2 км тәшкил итәчәк. Үзәк мәйданчыкта «Локомотив»та 5 һәм 10 чакрымга узышлар, ветераннар һәм хәйрия йөгерешләре оештырыла.
– Узышларга теркәлү Дәүләт хезмәтләре порталы аша бүген кичке җидегә кадәр генә алып барыла. Иртәгә инде биредә теркәлү узып булмаячак. Катнашырга теләүчеләр алдан ук хәстәрен күреп куйса әйбәтрәк. Шулай ук йөгерү алдыннан катнашучыларга старт комплекты (күкрәк номеры һәм башлык) бирелә. Моннан тыш, спорт бәйрәме кунаклары өчен барлык мәйданчыкларда иҗат коллективлары чыгышлары һәм башка бик күп күңел ачу чаралары белән киң мәдәни программа әзерләнә, – диде Ришат Ибәтуллин.
7 мартта узачак Казан чаңгы марафонына да әзерлек эшләре башланган. Ул 59 нчы тапкыр үткәреләчәк. Быел аның маршруты яңартылган, ул ике өлештән тора: таулы өлеше – 5 км, тигез юл участогы – 7,5 км. Казанның чаңгы узышлары федерациясе рәисе урынбасары Рөстәм Сафин хәбәр итүенчә, бүгенгә Казан чаңгы марафонына теркәлү дәвам итә. Илнең төрле төбәкләреннән 500 дән артык кеше гариза биргән инде. «Без Олимпия чемпионы Сергей Устюговның килүе һәм катнашуы буенча озак вакыт сөйләшүләр алып бардык, кичә ул Казан чаңгы марафонында катнашу теләген раслады», – диде Р.Сафин.
Гөлнар Галимова