Алинә Заһитова: «Кайбер журналистлар исемемә тап төшерергә тырыша»
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова ТАСС хәбәрчесенә Интернеттагы үзе турында тәнкыйть һәм ялган сүзләренә мөнәсәбәтен белдергән.
Спортчы әйтүенчә, башта ул мондый сүзләр аркасында бик борчылган. «Мөгаен, бу – табигый күренештер, бигрәк тә үсмер чакта. Максимализм һәм барлык тәнкыйтьчеләргә аларның хаклы булмавын исбатлау теләге көчле бит. Тик аннары мин кабул иттем. Син даими рәвештә кемгәдер нәрсәдер исбатлый, аклана алмыйсың», – дип сөйләгән Алинә.
Ул шулай ук кайбер журналистларның аның турында имеш-мимешләр чыгарып, исеменә тап төшерергә тырышулары турында да әйткән.
«Хәзер мин боларның барысын да тыныч кабул итергә тырышам. Элек мин кызып китәр, акланырга тырышыр идём. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, бу беркемгә дә кирәк түгел. Бөтен дошманнар миннән реакция көтәләр генә. Хәзер мин көчемне мондый тискәре күренешләргә сарыф итмим. Мине позитив һәм иҗат кызыксындыра», – дигән танылган спортчы.