Четверг, 04 июня 2026 05:11

Татарстанда Яшьләр көненең төп мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы булачак

27 июньдә Казанда Яшьләр көне узачак. Татарстанда чараның үзәк мәйданчыгы итеп традицион рәвештә «УРАМ» экстрим-паркы сайланган. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Быел бәйрәмнең концепциясе өч төп мәгънәне – «Хыял», «Горурлык» һәм «Бердәмлек» төшенчәләрен берләштерәчәк.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, Яшьләр көне республика яшьләренең ни дәрәҗәдә актив һәм төрле булуын, шулай ук аларның үсеше өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

«Яшьләр көне – ул бүгенге Татарстан яшьләренең ни дәрәҗәдә төрле, актив һәм мөстәкыйль булуын, аларның үсеше өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын күрсәтү мөмкинлеге. Бәйрәмгә килгән катнашучылар белем бирү, спорт, иҗат, волонтёрлык, эшкуарлык һәм җәмәгать тормышында нинди мөмкинлекләр барлыгын белүе мөһим», – диде ул.

Бәйрәм программасы тематик киңлекләргә бүленәчәк.

«Горурлык» блогы спорт ярышларын һәм роликларда йөрү, паркур һәм воркаут, скейтбординг, BMX һәм самокатта йөрү буенча мастер-классларны, стритбол һәм Бразилиянең джиу-джитсу көрәш төре буенча турнирларны, шулай ук бию чемпионатын үз эченә алачак. Шулай ук стритбол буенча медиатурнир планлаштырылган.

«Хыял» юнәлеше Татарстанда һәм Россиядә яшьләр өчен булган мөмкинлекләрне һәм проектларны берләштерә. Биредә грант конкурсларында җиңүчеләре бүләкләнәчәк һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгының яңа грант конкурсына старт биреләчәк.

«Бердәмлек» киңлеге кунакларны «Реактор» арт-резиденциясе кысаларында традицион татар техникалары, Татарстан халыкларының мәдәни төрлелеге, шулай ук «ТР Студентлар лигасы» белән берлектә студентлар инициативалары белән таныштырачак.

Аерым «Яшьлек» мәйданчыгында яшь артистлар чыгыш ясаячак һәм җирле компанияләр маркеты узачак. Федераль хедлайнерның исемлеген оештыручылар соңрак игълан итәчәк.