Четверг, 21 мая 2026 11:33

Эверестка кулларында менеп рекорд куйган Рөстәм Нәбиев: «Яшисез икән, көрәшегез!»

2015 елда Омскида казарма ишелү вакытында аякларын югалткан блогер Рөстәм Нәбиев Эверестка менде. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«20 майда, Непал вакыты буенча иртәнге 8: 16 да, альпинизм тарихында беренче тапкыр мин, Рөстәм Нәбиев, Эверестка кулларым белән генә мендем! Мин бу җиңүемне хәзер мине караган һәркемгә багышлыйм. Шушы гамәл белән бер генә нәрсәне әйтәсем килә: яшисез икән, көрәшегез! Ахыргача көрәшегез, зинһар», – дип язган ул.

Ул дөньяның иң биек түбәсенә куллары белән генә менгән беренче кеше булды. Бу – аның спорт карьерасында унынчы биеклек.

Рөстәмне язылучылары котлап, изге теләкләрен язып, 5 меңгә якын комментарий калдырган.