Четверг, 09 апреля 2026 08:17

Аллергикларга авыр яз килә: 2026 елда серкә сезоны катлаулана

Быел яз табигатьтәге үзгәрешләр аллергиядән интегүчеләр өчен сынау булырга мөмкин.

Белгечләр кисәтә: 2026 елда серкә (пыльца) сезоны гадәттәгедән авыррак узачак. Бу хакта «Ура.ньюс» басмасы хәбәр итә.

Медицина фәннәре кандидаты Сергей Солодников аңлатуынча, марттагы җылы һава торышы үсемлекләрне иртәрәк “уятырга” мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә, төрле агачларның чәчәк ату вакыты бер-берсенә туры килә башлаган.

Гадәттә серкә сезоны этаплап бара: бер үсемлек чәчәк ата, аннары икенчесе. Бу организмга “ял итеп алу” мөмкинлеге бирә.

Быел исә берничә төр агач бер үк вакытта тузан чыгара, һавада аллерген концентрациясе арта, организмга йөкләнеш берничә тапкыр күбрәк була. Нәтиҗәдә, аллергия билгеләре көчлерәк сизелергә мөмкин

Белгечләр фаразынча, мартта — зирек, тал, апрель–майда — каен, имән, тирәк, өрәңге чәчәк атачак.

Бу чорда һавада серкә күләме аеруча югары була.

Берьюлы берничә аллерген тәэсире симптомнарны көчәйтә, озакка суза, катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин.

Аеруча бронхиаль астма куркынычы арта. Өстәвенә, һаваның пычрануы серкәне тагын да “агрессиврак” итә.

Белгечләр чәчәк атучы агачлар күп булган урыннардан читтә торырга, табиб билгеләгән даруларны алдан ук (2 атна кала) кабул итә башларга, коры, җилле көннәрдә урамга чыкмаска киңәш итә.

Өйдә тәрәзәләрне ябык тотарга, дымлылыкны 40–50% дәрәҗәсендә сакларга һәм һаваны чистарту җайланмалары кулланырга кирәк.

Автомобильдә исә салон фильтрларын вакытында алыштыру һәм ешрак чисталык саклау киңәш ителә.

Быел яз аллергиясе — гадәти түгел. Табигатьтәге үзгәрешләр организмга да тәэсир итә. Шуңа күрә иң дөрес карар — симптомнарны көтеп тормыйча, алдан әзерләнү.

Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.