Пенсиягә чыгу өчен гариза язарга кирәк булмаячак
Россиядә картлык буенча иминият пенсиясе гаризасыз гына билгеләнәчәк. Бу хакта “Российская газета” тиешле закон проектына таянып яза.
Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков аңлатып үткәнчә, картлык буенча иминият пенсиясен, шул исәптән вакытыннан алда, ала башлау өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак.
“Пенсия билгеләү өчен Социаль фондта кешенең стажы, пенсия коэффициенты күләме, балалары саны турында барлык мәгълүматлар бар. Шуңа күрә гариза һәм башка документлар тапшыру таләп ителмәячәк”, – дип билгеләп үткән министр.
Шулай итеп, закон проекты кабул ителгәннән соң пенсия яшенә җитүчеләргә картлык буенча иминият пенсиясе, күпбалалы аналарга, инвалид баланың әнисенә (яки әтисенә) вакытыннан алда пенсия гариза тапшырмыйча гына билгеләнәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.