Казанда Горький шоссесындагы авариядә зыян күргән балаларның хәле турында хәбәр иттеләр
«Юл-транспорт һәлакәтеннән соң кабул итү-диагностика бүлегенә дүрт бала китерелде. Карау вакытында төрле тән җәрәхәтләре ачыкланды. Барлык диагностик тикшерүләр һәм белгечләр киңәшләреннән соң, балалар өйләренә җибәрелде», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстанның ДРКБ матбугат хезмәтеннән.
Элегрәк Казандагы Горький шоссесында кызыл автобуслар катнашкан юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иткән идек. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, медицина ярдәме сорап 10 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Зыян күрүчеләр арасында – дүрт бала. Җинаять эше кузгатылган.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, авария Suzuki автомобиле хәрәкәт агымында кисәк туктау сәбәпле килеп чыккан, 36 нчы номерлы автобус йөртүчесе аңа бәрелгән, аннары 46 нчы номерлы автобуска килеп кергән.