Четверг, 06 августа 2026 10:20
Камил хәзрәт Сәмигуллин мәзһәб буенча яшәү турында аңлатты
Мөселманнар билгеле бер мәзһәб (хокукый мәктәп) буенча яшәргә һәм башкасына күчмәскә тиеш. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин МАХ-каналында язды.
«Мөҗтәһид хаклы булырга да, ялгышырга да мөмкин. Ә иҗтиһадка сәләте булмаган кеше билгеле бер мәзһәбтә булырга һәм аннан соң аннан башкасына күчмәскә тиеш», — дип цитата китерә мөфти.
Хәнәфи, Мәлики, Шәфигый һәм Ханбали мәзһәбләре бар. Татарстан мөселманнарының күпчелеге Хәнәфи мәзһәбендә.
Опубликовано в
Новое