Вторник, 16 июня 2026 09:51

«Ак Барс» яңа сезонны үз бозында башлый

Казан командасы 5 сентябрьдә – «Сибирь», 7 сендә – «Адмирал», ә 9 ында «Трактор»га каршы уйный. Аңа кадәр исә Әнвәр Гатиятуллин әзерлек матчларында һәм сезон алдыннан уздырыла торган турнирларда чыгыш ясаячак.

Узган сезонны Гагарин Кубогы финалына барып җитеп, хәлиткеч матчларны «Локомотив»ка оттыру белән тәмамлаган «Ак барс» составында үзгәрешләр дә бар. Команданың төп һөҗүмчеләреннән берсе булган Илья Сафонов карьерасын НХЛда дәвам иттерәчәк. Ул Казанда 2019 елдан бирле уйнады һәм барлыгы 410 матчта бозга чыкты. «Ак Барс»та берничә ай гына уйнап өлгергән һәм нәтиҗәле хоккейчы булуын раслаган Нэйтан Тодд (37 матчта 29 очко) «Металлург»ка күчте. Сакчылар Константин Лучевников белән Илья Карпухин да алга таба башка командаларда уйнаячак.

Аның каравы Казан клубы баш тренер Әнвәр Гатиятуллин белән ике еллык яңа килешү төзеде. «Ак барс»ка ике ел элек килгән остаз быел КХЛның иң яхшы тренеры исеменә лаек булды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.