Понедельник, 27 июля 2026 08:56

Татарстан махсус хәрби операция зонасына 150 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гомуми күләме 150 тоннадан артык булган тугыз гуманитар ярдәм фурасы китерелгән. Йөк Татарстанның шефлыкка алынган шәһәрләре белән бәйле юнәлешләрдә эшләүче бүлекчәләр өчен билгеләнгән. Колоннаны урында Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов каршы алды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Йөк составында – 120 тонна агач материалы, 700 ОСП-плита, 1 500 метр арматура, ике тоннадан артык кадак, 25 төргәк цемент, 2 300 метр торба, 3 400 метр кабель, 2 500 метр чыбык, 80 светодиодлы яктырткыч, алты автоном дизель җылыткыч, 16 аккумулятор, генераторлар, су җылыткычлар, муфталар, краннар һәм переходниклар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков бу колоннаның ничек формалашуын билгеләп үтте.

«Һәр позицияне адреслы рәвештә, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, республиканың зур бизнес һәм эшмәкәрлек бергәлегенең төп вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Логистика буенча мәсьәләләрне «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге һәм шәхсән Марат Сәмигуллин хәл итте. Өйдән ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт. Ышанам ки, без бергәләп җиңүне якынайтабыз», – диде Татарстан Республикасы вице-премьеры.