«Менә без дә үсеп җиттек, әни...»: Фоат Галимуллинның 85 яшьлек юбилей кичәсе узды
Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган «Күңел матурлыкка сусаган» дип исемләнгән чара узды.
«Менә без дә үсеп җиттек, әни...» дигән шигырь юллары белән башлады очрашуны 85 яшьлек юбиляр. «Мин бүген бик бәхетле. Аның сәбәпләре дә күп. 1941 елда туган кеше мин, әмма яшьтәшләремнең күбесе исән түгел. Исән-сау шушы көнгә килеп җитә алганыма бик шат мин. Ничек килеп җитәсең бит әле. Шөкер, алдыгызда басып торам, акылым камил, эшемне эшли алам, җәмгыятькә күпмедер файда китерәм. Гомер буе кешеләр белән матур булып, яхшы мөнәсәбәтләрдә яшәдем, аларны рәнҗетмәскә тырыштым. Кешеләр дә миңа уңай карыйлар. Сез дә зул тутырып килгәнсез. Болар – барысы да бәхет», – диде Фоат ага.
Фоат Галимуллин – танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы. Аның гомуми эш стажы – 69 ел, шуның 52 елын ул югары уку йортында эшләүгә багышлаган.
Хөрмәтле юбилярны котларга, аның бүгенге һәм ничә дистә еллар эчендә белем алган студентлары, үзе тәрбияләгән дәрәҗәле шәхесләр, дус-туганнары, якташлары килгән иде. Фоат Галимулла улы турында бик күп матур сүзләр әйтелде. Мәртәбәле кунакларның һәркайсы аның турында мактап кына сөйләде, аның белән иң кадерле хатирәләрен яңартты.
«Мин Фоат Галимулла улы белән үзем студент вакыттан бирле таныш. Ул һәрвакыт сайлаган юлына тугры калды, һәр төрле авырлыкларны лаеклы һәм зирәклек белән җиңеп чыкты. Хәзер сез безнең өчен – профессор-киңәшче, без әле дә сездән киңәш сорап торабыз. Сезнең талантларыгыз һәм хезмәтегез алдында баш иябез», – диде институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков академия президенты Рифкать Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк бирде. Ркаил Зәйдулла Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевның котлауларын ирештерде һәм юбилярга Татарстан Язучылар берлегенең медале белән бүләкләде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Алсу Шәрипова Фоат Галимуллинга күп еллык намуслы хезмәте һәм туган телне үстерүгә керткән өлеше өчен медаль тапшырды.
Юбилей чарасы студентларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Кичәне йомгаклап, юбиляр Фоат Галимуллин кунакларга рәхмәт белдерде.
«Бүген минем адресыма күп мактау сүзләре яңгырады. Бәлки арттырып та әйтелгәннәре бардыр. Мин һәр язучыга, институтта бергә эшләргә насыйп булган һәр коллегама, галимгә чын күңелдән, бөтен йөрәгемнән рәхмәтлемен. Гомерем буе матурлыкка омтылдым, аны яраттым, аны тудырырга тырыштым. Менә шулай дәвам итсә иде. Башымны иеп, килгән һәркемгә рәхмәт әйтәм», – диде профессор.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.