Вторник, 26 мая 2026 06:53

Чираттагы ялны 35 көнгә кадәр җиткерергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков түләүле еллык чираттагы ял вакытын 28дән 35 календарь көненә җиткерергә тәкъдим иткән. Бу хакта «ТАСС» яза.

Парламентчы сүзләренә караганда, гамәлдәге система, ял көннәренең чираттагы ял чорына кертелүе сәбәпле, тулы кыйммәтле ял вакытын киметә.

Новичков билгеләп үткәнчә, өстәмә ял атнасы «төшеп калган» мондый көннәрне компенсацияләү мөмкинлеге бирер иде. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, чираттагы ялны ел дәвамында бүлеп алу мөмкинлеген саклап калырга кирәк.

Депутат фикеренчә, ял озынлыгын арттыру хезмәткәрләргә көч-куәтләрен чын мәгънәсендә торгызуга ярдәм итеп, эштә «яну» куркынычын киметәчәк.

Хәзерге вакытта илдә түләүле еллык отпуск озынлыгы 28 календарь көнен тәшкил итә. Кайберәүләрнең, әйтик, инвалидларның чираттагы ялы кимендә 30 календарь көненнән гыйбарәт.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.