Понедельник, 16 февраля 2026 14:18
Рөстәм Миңнеханов Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итү көнен атады
Чаллының 400 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары 22 августта узачак.
Бу турыда шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, тантаналарны уздыруның якынча көнен шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим иткән. Татарстан Рәисе әйтүенчә, юбилей төзүчеләргә – Камага бөтен илдән килеп, буш урында яңа шәһәр һәм завод сафка бастырган кешеләргә хөрмәт күрсәтү булачак.
«Бу — төзүчеләргә, Камага бөтен илдән килеп, буш урында яңа шәһәр һәм завод торгызган кешеләргә хөрмәт билгесе», — диде Миңнеханов.