Среда, 22 июля 2026 10:14

«Гашыйклар тавы» фильмы Шукшин кинофестивалендә катнашачак

Кичә Алтай краенда XXVIII Бөтенроссия Шукшин кинофестивале ачылды. Тулы метражлы фильмнарның конкурс программасында Салават Юзеев төшергән «Гашыйклар тавы» дигән фильм да катнаша.

Бу хакта «Татаркино»га сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Фестивальнең берничә мәйданчыгында иҗади очрашулар узачак. «Гашыйклар тавы» турында картинада төп рольне башкарган Рафик Таһиров сөйләячәк, тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк. Рафик Таһиров – Татарстанның халык артисты, Әлмәт театры артисты.

«Гашыйклар тавы»н татар әдәбияты классигы Илдар Юзеевның шул исемдәге әсәре буенча язучының улы Салават Юзеев төшерде. Ул тугры мәхәббәт, аталар һәм балалар мөнәсәбәте, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларындагы язмыш борылышлары турында сөйли.

Фильм «Евразия» (Алматы), Узуд (Марокко), «Алтын мөнбәр» (Россия) халыкара кинофестивальләре бүләкләренә лаек булды, шулай ук «Фаджр» (Иран) һәм «Тоджи Сомон» (Таҗикстан) халыкара кинофестивальләрендә катнашты.

Шукшин кинофестиваленең җиңүчеләре 25 июльдә – фестивальне ябу тантанасында билгеле булачак.