Воскресенье, 03 мая 2026 10:54
Ильмира Нәгыймованың Руслан белән аерылышуына Марат сәбәпче булганмы?
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауларга җавап биргән.
- Марат Яруллин сезнең Руслан белән аерылышуыгызга сәбәп булдымы?
- Юк, әлбәттә. Валлаһый. Аерылышып, ярты ел узгач, без яшерен рәвештә очраша башладык. «Соңгы бию» җыры безне якынайтты.
- Сез дуслар булып калдыгызмы, әллә инде аралашмыйсызмы?
- Аралашмыйбыз. 1 гыйнварда аерылыштык.
- Марат белән аерылышуыгызны балалар ничек кичерде?
- Минем өчен бу бик мөһим иде. Балалар аны бик яраттылар. Сагыналар, гел сорап торалар.
Ильмира Нәгыймова үзенең җырчы Марат Яруллин белән 4 ел очрашып йөргәнен һәм бу ел башында гына аерылышулары хакында сөйләде.
Интертат
Опубликовано в
Человек и Закон