Понедельник, 22 июня 2026 13:24

40 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кушуы буенча үзенең фатирына ут төрткән

Чиләбедә яшәүче бер хатын-кыз, мошенниклар тозагына эләгеп, фатирына ут төрткән.

Хокук саклау органнары тикшерү башлап җибәргән, дип хәбәр итә “KazanFirst”, Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе хәбәренә таянып. Полиция мәгълүматларына караганда, хатын-кыз аферистларга 40 мең сум акча күчергән һәм аларның кушуы буенча үзенең торагына ут төрткән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.