Мал чалу урыннары һәм ветеринария контроле: Татарстанда Корбан гаетенә әзерләнәләр
Мөселманнарның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен быел 27 майда билгеләп үтәчәкләр. Татарстанда аңа әзерлек инде башланды. Корбанлык малларны чалу өчен урыннар әзерләнә. Республикага Россиянең башка төбәкләреннән терлек алып килгән очракларда санитария иминлеген тәэмин итү өчен ветеринария хезмәтләре чаралар күрә.
Татарстанда мал чалу өчен 60тан артык мәйданчык ачылачак
Быел Татарстанда корбанлык маллары чалу өчен 61, шул исәптән Казанда18 мәйданчыкны җиһазландырачаклар. Узган елда республикада 51 мәйданчык эшләгән, аларның 17се Казанда булган, дип хәбәр итте журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
«Корбанлык малларны асрау урыннарын һәм чалу мәйданчыкларын алдан ук әзерләргә кирәк», – диде ул.
Малларны чалу мәйданчыклары каты идәнле булырга, биологик калдыкларны җыю өчен контейнерлар, кан һәм башка органик калдыкларны җыю өчен савытлар белән җиһазландырылырга тиеш. Бәйрәмнән соң барлык биокалдыклар эшкәртүгә җибәреләчәк.
Бәйрәм көннәрендә барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария белгечләре кизү торачак. Алар социаль оешмаларга тапшырылачак иткә экспертиза ясый һәм тиешле документларны терки. Ветеринария белешмәләре һәм таныклыклары булмаган итне кабул итү тыела.
«Республикада сарыклар җитәрлек күләмдә асрала»
Баш ветеринария идарәсе Татарстан халкын корбан өчен сарыкларны һәм бәрәннәрне Россиянең башка төбәкләреннән түгел, ә республикада мал тотучылардан сатып алырга киңәш итә. Бу инфекция авырулары кермәсен өчен кирәк.
«Без үзебездәге сарыкларны тулысынча гарантия бирәбез. Өстәвенә, бу бездәге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләргә дә ярдәм була»
«Республикада сарыклар җитәрлек күләмдә асрала – якынча 200 мең баш. Шуңа күрә каядыр барып мал алу кирщк тъгел. Без үзебездәге сарыкларга тулысынча гарантия бирәбез. Өстәвенә, бу бездәге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм дә була», – диде Мотыйгуллин.
Аның сүзләренчә, узган елда Татарстанда махсуслаштырылган мәйданчыкларда 13 мең корбанлык малны чалганнар, аларның 6,4 меңнән артыгы Казанда чалынган.
«Бары тик сау-сәламәт малларны гына чалырга рөхсәт ителә»
Мотыйгуллин сүзләренчә, Татарстанда мал һәм кош-корт инфекцияләре буенча вазгыять имин.
«Аеруча куркыныч инфекцияләр таралмасын өчен республикада терлекләргә ревакцинация, эшкәртү уздырыла. Бөтен эш план буенча бара. Чувашиядәге пастереллез авыруы белән хәлләр борчылдыра, шуңа күрә әлегә аннан маллар алмыйбыз», – диде ул.
«Аеруча куркыныч инфекцияләр таралмасын өчен республикада терлекләргә ревакцинация, эшкәртү уздырыла»
Аның сүзләренчә, терлекләр Баш ветеринария идарәсе белән килешү буенча гына кертелә. Һәм запросны алдан ук җибәрергә кирәк. «Әгәр мал авырулары буеча төбәкнең статусы имин икән, мал алып кайтуны рөхсәт итәбез – тәртибе шул ук кала», – диде идарә башлыгы урынбасары.
Алып кайтылган һәр партия мал өчен ветеринария документлары тутырыла, терлекләр «Хорриот» системасына кертелергә һәм колакларында бирка булырга тиеш. Малларны алып кайтканнан соң бу хакта район яки шәһәрнең ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
«Бары тик сау-сәламәт, карантин чаралары узган малларны гын чалырга рөхсәт ителә. Малларны законсыз алып кайту очраклары булмасын өчен безнең белгечләр көн саен контроль ясый», – диде Мотыйгуллин.
«Әлеге бәйрәм рухи һәм әхлакый яктан күтәрелүебезне күрсәтә»
Корбан бәйрәм мөселманнарның Мәккәгә хаҗы кылуы төгәлләнүне аңлата. Бу бәйрәм Татарстан мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора, диде Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.
«Корбан гаетенә әзерлекне Рамазан аеннан соң ук башлыйбыз, бу шәригать кануннары һәм этик нормалар тулысынча үтәлсен өчен кирәк. Без бу бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш», – диде ул.
Шәригать кануннары буенча, корбанлык малның итен өч өлешкә бүләргә кирәк. Өчтән берен корбан чалдыручы үзенә калдыра, икенче өлештән туганнары, дуслары һәм күршеләре өчен табын әзерли, өләшә, ә өченче өлешен мохтаҗларга өләшә.
«Бу бәйрәм республикадагы мохтаҗ халыкка корбан ите өләшү аша рухи һәм әхлакый яктан күтәрелүебезне күрсәтә», – дип аңлатты Вәлиуллин.