Кукмарада “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этабы уза
Анда Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан килгән яшь талантлар чыгыш ясаячак.
Район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы уза. Ул өч көн дәвам итәчәк. Анда Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан килгән яшь талантлар чыгыш ясаячак.
Чараның тантаналы ачылышында кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, “Созвездие-Йолдызлык” республика фестивале хәрәкәте продюсеры Дмитрий Туманов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган артисты Азат Зариповлар сәламләде. Алар барысы да яшьләргә ихлас теләкләрен җиткереп, бу фестивальнең һәр катнашучы өчен зур мөмкинлекләр ачуын ассызыклады.
- Үзебезнең сәхнәдә йөзләгән, меңләгән талантлы балаларны кабул итү — зур горурлык. Бүгенге көн кебек үк, сәхнәбез дә якты, җылы һәм илһамлы булыр дип ышанам. Бу фестиваль — балаларга иҗади үсеш өчен киң мөмкинлекләр тудыручы, яңа йолдызлар кабызучы уникаль проект. Нәтиҗәләр нинди булуга карамастан, биредә катнашу үзе үк — зур тәҗрибә, тормыш мәктәбенең бер баскычы. Бу адым сезнең холкыгызны чыныктырыр, үзегезгә ышанычны арттырыр, — дип, яшьләргә уңышлар теләде Айгөл Багаманова.
Фестиваль кысаларында район Мәдәният йортының “Идел” үрнәк бию, балалар сәнгать мәктәбенең “Улыбка”, “Юность” вокаль, “Выше радуги” вокаль-хореография, “Город мечты” хореография ансамбльләре һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Аларның һәрберсе тамашачыны үзенчәлекле номерлары, сәхнә культурасын тоемлаулары һәм көчле энергетикасы белән сокландырды.
Айсель Әхмәдуллина, “Город мечты” хореография ансамбле катнашучысы:
- Мин күппрофильле лицейның 6нчы сыйныфында укыйм. Ансамбль оешканнан бирле биредә шөгыльләнәм, бик яратам. Чөнки монда һәрвакыт җылы мохит, якын дуслар барлыкка килде. Репетицияләр дә бик күңелле үтә. Быел безнең коллективның зур бәйрәме — биш еллык юбилее. Минем өчен дә әһәмиятле ел, чөнки чыгарылыш елы. Шулай да киләчәктә дә бию белән шөгыльләнергә телим. Бу фестиваль безгә зур тәҗрибә, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итә. Бүген без сәхнәдә уңыш җыйган күренешне тәкъдим итәбез. Эш беткәннән соң, күңелле вакыт уздырабыз, бергәләп биибез.