Вторник, 23 июня 2026 04:40
Татарстанда көчле яңгырлар һәм +23 градус җылы көтелә
Бүген, 23 июньдә, республикада яңгырлар көтелә. Төнлә көнчыгыш һәм көньяк районнарда көчле явым-төшемнәр булачак.
Кайбер районнарда яшенле яңгыр ява, көндез боз явуы да ихтимал.
Җил төньяк – көнбатыштан, тизлеге -6-11 м/с, урыны белән 15-18 м/с ка кадәр җитә. Төнлә +13..+18 градус, көндез +19..+24 градус җылы булачак.
Казанда аязучан болытлы һава, яңгыр, кайбер районнарда яшен көтелә. Көндез +24 градуска кадәр җылы булачак.
Опубликовано в
В Мире