Суббота, 14 февраля 2026 06:43

Кукмара районыннан әтиле-уллы Камаловлар махсус хәрби операциядә илебезне саклыйлар

Кукмара районыннан әтиле-уллы Камаловлар махсус хәрби операциядә илебезне саклыйлар

Халык үзенең геройларын белергә тиеш.

Айрат үзенә «Кэмель» позывноен алса да, мин аңа «Ялгыз бүре» исеме күбрәк туры килә икән дигән фикердә калдым. Чөнки ул хәрби биремнәрне берьялгызы чыгып китеп үти.

— Үзем генә йөрим, картаны кулга биргәч, позициядә эшлим дә кире кайтам. Аннан соң тагын барам, тагын кайтам. Көнгә бер тапкыр рация аша элемтәгә чыгам, — диде ул. — Миңа үзем генә йөрү уңайлы һәм отышлырак. Коралдан башка берни дә алмыйм, хәтта коры паек та алып бармыйм. Сумка белән йөрү куркыныч, үләргә дә мөмкинсең. Ике тапкыр ризыкны ташларга туры килде, җиңелчә булсаң — нәтиҗәлерәк, шул да исән булуда ярдәм итәдер әле миңа.

Айрат — снайпер ул. Озак еллар тимер юл тармагында эшләгән, соңгы вакытта бригадир вазыйфасында булган Каенсар егетенең оста мәргән икәнлеге махсус хәрби операциягә кадәрге ике айлык хәрби өйрәнүләр барышында ачыклана. Ярты ай дәвамында снайпер үзенчәлекләрен ныгыта да, Айрат Камалов Псков юнәлешенә таба юл ала.

...Айратның һәм аның улы Ильясның авылга бер-бер артлы ялга кайтулары турында авылдашлары хәбәр итте.

«Әтиле-уллы үзләре теләп илебезне саклауда катнашалар, инде күптән күрешкәннәре дә юк иде, килеп китмисезме? Халык үзенең геройларын белергә тиеш», — диделәр.

Алар хуҗалыгына килеп кергәндә Айрат ишегалдына тәмәке көйрәтергә чыккан, сабыйлыгы әле йөзеннән дә җуелмаган Ильяс исә өйдә иде. Җиде яшьлек сеңлесе Даша абыйсының алдыннан да төшми, без аралашканда да бер генә минутка да алар яныннан китмәде.

Әтиле-уллы Камаловлар махсус хәрби операциягә, алда әйтеп үткәнчә, контракт нигезендә китә. Айрат бу карарга беренче булып килә. Ярты еллап чамасы уен күңелендә йөртә дә, 48 яше тулгач, икеләнергә урын калдырмыйча, «Батыр» батальонына барып языла. Бу — 2024 елның 27 июне була.

Ә 20 яшьлек Ильяс исә хәзерге заман техникасын бик яхшы белә. Мәктәпне тәмамлау турында аттестат алгач, Кукмарадагы берничә сату ноктасында эшләп ала да, югары уку йортларына барып тормый, армия хезмәтен үтәргә китә. Мәскәү астындагы разведка батальонына эләгә ул.

«Хезмәт итү срогы тәмамланып килгәндә, контракт төзеп, батальонда калырга, штабта эшләргә тәкъдим иттеләр. Мин җәй буе уйландым да, сентябрь ае башында өйгә шалтыратып: «Контрактка кул куярга сезнең 20 процент „әйе“ дигән җавабыгыз җитми, мин нишлим?» — дип сорадым. «Син зур егет инде, үзең карар кабул ит», — диделәр. Бүгенге көндә хезмәт иткән урынымда эшлим, әмма махсус хәрби операция бара торган алгы позициядә дә эшем буенча булырга туры килде», — ди Ильяс.

Снайперның төп бурычы — үз-үзеңне тыныч тоту, дошманга күренмичә, сиздермичә, төгәл һәм нәтиҗәле эшләү.

— Дошман тылына кадәр барасызмы? — дип кызыксынам Айраттан.

— Төрле вакыт була, — ди ул.

— Ә снайпер буларак ничә...

— Булгалады, әмма анысы турында бервакытта да әйтмәячәкмен, — диде ул, нык итеп.

— Киткәнеңә үкенмисеңме соң? Курку хисе бармы? — дип сорашам.

— Үкенмим. Ияләнгән инде анда. Курыкмыйм да, курку дигән әйбер элек борчый иде, хәзер — юк. Позитив булырга кирәк. Бер генә хис бар — өйдәгеләр сагындыра. Әле ялга кайткач та, авыл урамнары буйлап бер әйләнеп кайттым.

Айратның уң аягының дүрт бармагы юк. Чәнти бармагы да атлаган саен үзен сиздерә икән. Командиры юыныр өчен елгадан су алып килергә кушкач, яфрак астына яшерелгән минага эләгә ул. Иптәшләре янына кире барырлык хәлдә булмый. Шул арада хатыны Анастасиягә: «Айрат үлде», — дигән хәбәр дә килеп ирешә. Ә Айрат, тездән түбән аягын ныклап бәйләп куеп, агачлардан аягына җайланма ясап, ике көн дәвамында дошманнарның «каракошларыннан» кача-кача, юлда очраган сумкалардан бинтлар алып, аягын бәйли-бәйли үзләре ягына чыга.

Медицина хезмәткәрләре берничә тапкыр чистартканнан соң да, аягы төзәлмичә ныклап үлекли башлагач, тылга озатыла. Өч ай госпитальдә ике операция кичерә Айрат. «Тырышам инде, аксаклап булса да йөрим, бармаксыз да», — ди герой. Яшьлегендә гер күтәрүе, эшләп үскән авыл малае булуы да аңа авырлыклар алдында тез чүгәргә юл куймыйдыр.

Ә берсендә, алгы позициягә киткәч, 23 көн буе ач килеш ятарга туры килә үзенә. Ничә килограмм авырлыгын югалтканын хәтерләми инде, болай да 60 килограммлы булган Айрат.

«Авызга бер ризык та кермәгән иде бит. Агачлар арасында „Сникерс“ шоколадын күргәч, алтын тапканнан да болайрак сөендем. Ашказаны кысылганлыктан, бик аз гына ашыйсы икәнен беләм. Шуңа күрә аны аз гына ялый-ялый, озак вакытка сузып ашадым», — ди якташыбыз.

Ә бервакыт, Красный Ярны алганда, хәрби бурыч үтәргә киткәч, 10 сәгать буе селкенмичә, бер минут та йокламыйча йөзтүбән ятарга мәҗбүр була. Чөнки баш очындагы ике «Убырлы карчык» чират торып саклый аны.

«Ул вакытта дроннан саклый торган япмалар юк иде әле. Кесәмдәге фольгаларның берсен башыма капладым, икенчесен — гәүдәмә. Алар иртән, таң аткач кына киттеләр. Шуннан соң батальонга кайттым», — ди ул.

Айрат — биш бала атасы. Санкт-Петербургта армия хезмәтендә вакытта Анастасияне очратып, ярты ел очрашып йөргәннән соң, туган авылына алып кайта ул аны. Гаилә корып яши башлауларына 30 ел булган: Дамир, Илнур, Ильяс, Мария, Дарьяларның яраткан әтиләре ул. Әнә Ильяс улы белән дә, Яңа елны түгәрәкләнеп, бер табын артында каршы алырга дип, алдан сөйләшеп кайта алар.

Айрат Камаловның хәрби киемендә Суворов медале тагылган. Яралыларны яу кырыннан алып чыккан батырлыгы өчен бирелгән ул.

«Эшемне, тимер юлны, рельслардан килгән мазут исен сагындым, — ди Айрат. — Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, исән-сау кайтсам, тагын шул эшемә кайтырга исәп. Иптәш егетләр булышабыз, диделәр».

Айрат әнә шулай киләчәккә матур өмет белән яши. Гомер иткән туган авылы Каенсарга исән-сау әйләнеп кайтып, янә дә киемнәренә һәм кулларына тимер юл исен сеңдереп, һәр көнне елмаеп каршыларга насыйп булсын аңа.