«Татар кызы» җырының авторы Энҗе: «Ильмира апа Нәгыймова зур сайлау алдында торган»
«Интертат» моннан ике ел элек абыйсы Айназ хәрби операциядә һәлак булганнан соң шигырьләр язарга керешкән Актаныш кызы Энҗе Арсланова турында язма әзерләгән иде. Шул вакыттан бирле Энҗенең сәхифәсен күзәтеп барабыз. Соңгы арада интернет киңлекләрендә бик популяр булып киткән «Татар кызы» җырының авторы да Энҗе икән. Бүгенге көндә Ильмира Нәгыймова һәм Гүзәл Уразова башкаруындагы әлеге җыр миллионлаган тыңлаулар җыя. «Интертат» Энҗедән җырның язылу тарихын сорашты.
Иҗатыма биргән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. «Ничек шулай Ильмира Нәгыймова белән хезмәттәшлек итә башладыгыз?» — дип кызыксынучылар бик күп булды.
Ильмира Нәгыймова үзенә шигырьләр кирәк булуы турында язып, сторислар куйган иде. Мин аларны карадым да: «Минем шигырьне кем алсын инде» — дип уйлап (көлә), үтеп киттем. Икенче көнне бу сторисларны миңа туганнар, дуслар җибәрә башлады. Минем, кечкенә генә булса да, үз аудиториям бар. Язылучыларым да: «Җибәрегез әле шигырьләрегезне», — диделәр. Шуннан соң гына тәвәккәлләп, Ильмира апага берничә шигыремне юлладым. Җавап озак көттермәде. Ул миңа шигырьләремне ошатуын әйтте. «Миңа хатын-кызлар дуслыгы турында җыр кирәк иде», — дип сорады.
"Бу дөньяда хатын-кызга
Бирелгән олы йөрәк.
Авыр чакларда нибары
Безгә хатын-кыз кирәк".
Хатын-кызлар дуслыгы турында дигәч, минем күңелемә әнә шундый юллар килде. Ильмира апа исә, бу шигырьне ошатып, аңа көй иҗат итте. Шулай итеп, минем беренче шигыремне көйгә салган җырчы Ильмира апа булды. Әлеге җыр тиздән дөнья күрәчәк" , — ди ул.
Күрәсең, Ильмира Нәгыймова Энҗенең иҗатын ошаткандыр, бераздан ул аннан татар кызлары турында шигырь язып бирүен сорый. Ильмира Нәгыймова җырда татар хатын-кызларына хас сыйфатлар чагылырга тиеш булуын, аны бер танылган артист белән дуэтта башкарачагын да әйтә.
Татар кызлары турындагы шигырем дә озак язылмады, күңелемә бик тиз килде. Әлбәттә, мин Ильмира апаның җырымны Гүзәл Уразова белән дуэтта башкарачагын белмәдем.
Ильмира апа сүзләренчә, аңа йөздән артык кеше шигырь җибәргән, ул зур сайлау алдында торган. «Ләкин иң ошаганы синеке булды. Тиз язуыңа да шаккаттым, шул сыйфатың белән дә игътибарны җәлеп иттең», — диде. Мин, чыннан да, шигырьләрне бик тиз язам. Мин Казан дәүләт медицина университетында укыйм. Шигырьләрем еш кына парада утырганда, яки университет белән өй арасында туа. Ильмира апа да көйләрне тиз яза икән. Бәлки, шуңа да иҗатларыбыз килешкәндер, – ди ул.
Энҗе тәүге җырларына нәкъ менә Ильмира Нәгыймова игътибар итүенә бик сөенгән.
Мин Ильмира апага шигыремне сайлап алган өчен генә түгел, көй язганы, башкарганы, җырымны гомерлек иткәне өчен бик рәхмәтле. Мин бит әле – 20 яше дә тулмаган яшь шагыйрә. Ул минем шигыремне зур сәхнәгә алып менде. Көе дә күңелгә үтеп керә торган. Ильмира апа көйләрне бик матур яза.
«Татар кызы»ның язылу тарихы менә шулайрак. Ул алдан язылган шигырь түгел. Ләкин минем татар халкы, татар милләте турындагы шигырьләрем бар иде инде. Туган ягым турында да язарга яратам. Ә татар кызларына багышланганы аеруча назлы килеп чыкты, үземә дә бик ошады. Шигырь кеше күңеленә үтеп керсен дисәң, ул синең үз күңелеңнән чыгарга тиеш, – ди Энҗе.
Әлеге җыр тирәсендә гауга да чыкмакчы булып алган иде. Хәтерләсәгез, бу дуэт чыгуга ук Марат Яруллин белән Бабек Мамедрзаев та татар кызы турында җыр чыгарды. Шулай ук популяр блогер Эльвира Хан белән Зәринә Асылкаева да җыр чыгарды. Эльвира Хан социаль челтәрдә «Татар кызы» җырының идеясе үзенеке булуы турында хәбәр итте. Энҗедән бу хакта да фикерен сорадым.
Социаль челтәрләр берара кайнап алды инде, әйе. Шушы темага берничә җыр берьюлы дөнья күрде дип беләм. Ләкин без алдан бу хакта берни дә белмәдек. Шәхсән минем өчесе дә бер көнне чыксалар да исем китмәс иде. Аларның бит башкаручылары, сүзләре, көйләре төрле. Әгәр дә татар милләте, татар кызлары турында җырлар чыга икән – бик әйбәт. Тагын да күбрәк иҗат итсеннәр – дип, үз фикерен белдерде Энҗе.
Энҗегә иҗади уңышлары теләп калабыз!