Пятница, 29 мая 2026 09:34

Апас Сабан туе күңелле мизгелләргә бай булачак

Апас Сабан туе күңелле мизгелләргә бай булачак

Сабантуй 6 июнь көнне районның Сабантуй мәйданында узачак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

(30 май, “Апастово-информ”).

Быелгы Сабантуй да апаслыларны һәм район кунакларын бай эчтәлекле, милли рухлы, күңелле программасы белән каршы алачак. Оештыручылар сүзләренчә, халкыбызның иң яраткан бәйрәме быел да кабатланмас мизгелләргә, матур очрашуларга һәм күңелле тамашаларга бай булачак.

Сабантуй мәйданы иртәнге сәгатьләрдән үк җыр-моңга күмеләчәк. Керү юлларында төрле күргәзмә мәйданчыклары эшләячәк, кул эшләре, милли бизәкләр, осталар иҗаты тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм 10.30 сәгатьтә “Фидакарьләр бизи Сабантуен — мәйдан уртасында дан тота” дип исемләнгән театральләштерелгән пролог белән башланып китәчәк.

10.42 — 10.47 сәгатьтә — бәйрәм тантаналы төстә ачылып, рәсми өлеше башланачак.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин райондашларны, кунакларны сәламләп, котлавын ирештерәчәк.

Гадәттәгечә, бәйрәм түрендә — авыл хуҗалыгы алдынгылары. Ел дәвамында тырыш хезмәт куйган механизаторлар, терлекчеләр, хуҗалык хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерелеп, бүләкләр тапшырылачак.

Сабантуй программасы көн дәвамында төрле чараларга бай булачак. Милли көрәш ярышлары иртәнге 9.00 сәгатьтән башланып кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Балалар мәйданчыгында балалар өчен күңелле уеннар, бәйгеләр, төрле күңел ачу программалары оештырылачак. Аттракционнар, батутлар, төрле тематик фотозоналар эшләячәк.

Сабантуйның иң көтеп алынган тамашаларының берсе булган ат чабышлары 11.40 сәгатьтә башланачак. Моннан тыш, көн дәвамында милли һәм спорт уеннары оештырылачак, “Балык тот” уены да бәйрәмгә ямь өстәячәк.

11.35 — 14.45 сәгатьләрдә — Апас районы үзешчәннәре чыгыш ясап, тамашачыларга җыр-моңнарын бүләк итәчәк.

Шулай ук 12.00 — 15.00 сәгатьләрдә — Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган үзешчән сәнгать артистлары фестиваль-бәйгесе узачак.

12.00-13.30 сәгатьләрдә “Зәлидә” мәйданчыгында лотерея уйнатылачак.

Көннең икенче яртысында — 13.45 — 14.30 һәм 14.30 — 17.30 сәгатьләрдә тамашачыларны МОТОШОУ һәм Татарстан Республикасы Кубогына квадроциклларда баткак юллардан узышлар көтә.

15.00 — 15.40 сәгатьләрдә — милли ризыклар презентациясе тәкъдим ителәчәк.

15.40 — 16.00 сәгатьләрдә — милли костюмнар бәйгесендә катнаушчыларга бүләкләр тапшырылачак.

16.00 — 19.00 сәгатьләрдә — бәйрәм кунакларын үзәк сәхнәдә Башкорт эстрадасы йолдызлары һәм Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова сәламләячәк.

Апас Сабан туе быел да һәркем күңелендә матур хатирәләр калдырыр дип көтелә.

0+