Вторник, 19 мая 2026 18:00

«Бәллүр каләм»нең Гран-при иясе билгеле булды

Татарстанда журналистика һәм массмедиа өлкәсендә уздырыла торган «Бәллүр каләм» («Хрустальное перо») бәйгесенең төп бүләге – Гран-при абсолют җиңүчегә тапшырыла.

Традиция буенча аңа автомобиль ачкычы тапшырыла. Быел әлеге бүләк "Шәһри Чаллы" газетасы редакторы Резеда Йосыповага бирелде.

2024 елда әлеге бөләккә безнең хезмәттәшебез «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Риман Гыйлемханов лаек булган иде.