Среда, 26 августа 2026 14:32

Мөфтияттә СВОда катнашучыларга ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин СВОда катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Анда Татарстан Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов һәм имам-активистлар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзрәтләр СВОдагы егетләр янына командировка белән бару, гуманитар ярдәм җыю, алгы сызыкта чираттагы блиндаж мәчет ачу мәсьәләләре буенча фикер алышты. Марат хәзрәт Мөфтигә махсус хәрби операция зонасына оештырылачак сәфәргә әзерлек барышы һәм бу эштә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләренең актив катнашуы турында сөйләде.