Фәрхәд Мөхәммәтҗанов хатыны турында: «Энҗе кебек зур актрисаны сәхнәдән аеру дөрес түгел»
Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова Мәскәүгә барып Фәрхәд Мөхәммәтҗановның диплом спектакльләренең берсен карады һәм үзе белән сөйләште.
Мәскәүгә барган саен берәр театрга барырга тырышам. Бу юлы «Первый план» студентлар спектакльләре фестивале кысаларында МХАТ мәктәп-студиясе студентларының Гоголь театрында булган спектаклен сайладым. Сәбәбе бар – анда тиздән Тинчурин театрына кайтачак яшь актёр Фәрхәд Мөхәммәтҗанов уйный, хәзерге вакытта ул МХАТ мәктәп-студиясе студенты.
Паспорт күрсәтеп театрга кереп тору мәшәкатьләрен язып тормыйм – Мәскәү департаментына караган театрларда шулай икәнен ишетеп беләсездер.
МХАТның IV курс студентлары (Земцов С.И., Золотовицкий И.Я. курсы) фестиваль өчен үзләренең диплом спектакльләренең берсе булган «Наш городок» драмасын сайлаган.
- «Наш городок» — Америка прозаигы һәм драматурга Торнтон Уайлдер пьесасы. Америкада бик дәрәҗәле Пулитцер премиясен алган пьеса.
Вакыйгалар ХХ гасыр башындагы кечкенә генә шәһәрләрнең берсендә бара. Алгы планда – күршеләр булып яшәгән доктор Мистер Гиббс һәм җирле газетаның баш мөхәррире Мистер Уэбб гаиләләре. Ике гаиләнең үсмер балалары Эмили белән Джордж бер-берсенә гашыйк. Гадәти шәһәрнең гадәти тормышы: ир-ат эшкә бара, хатын-кыз йорт эшләрен башкара, балалар укый…
«Наш городок»
Әлеге спектакль артистларның эчке кичерешләренә басым ясалган психологик драма түгел. Монда артистларны беренче, икенче планнарга бүлмичә, барысы да бер ансамбль булып уйный торган әсәр. Импровизацияләргә дә урын калдырылмыйча, гаҗәеп төгәл хәрәкәтләр белән башкарылган чиста спектакль. Автор үзе үк декорацияләрсез диярлек уйналуын искәрткән булган, студентлар да минималь декорацияләр белән уйнадылар. Аларның профессиональлегенә һәм энергетикасына басым ясалган иде. Җирле газетаның баш мөхәррире Мистер Уэбб ролендә – безнең Фәрхәд.
Бу һәрбер көннең кадерен белеп яшәргә кирәк дигән мәгънә салынган әсәр.
«Мин мондый әсәрне белми дә идём...», дидем соңыннан Фәрхәдкә — икенче көнне Фәрхәд Мөхәммәтҗанов белән аралашып алдык.
...спектакль дә, әсәр үзе дә миңа бик ошады. 4 ел дәвамында МХАТта һәм МХАТның мәктәп-студиясенең Өйрәнчек сәхнәсендә дөнья классикасын, рус классикасын уйнадың. Сине хәзер Тинчурин театрында көтәләр – ә анда дөнья классикасы да, рус классикасы да бик аз булачак, юк дәрәҗәсендә аз. Бер сорау туа: татар драматургиясе синең өчен бик тар булып тоелмасмы икән?
Беренчедән, минем ышанычым зур – Тинчурин театрында татар классикасы гына булып калмас, дөнья классикасына да тотынырбыздыр дип уйлыйм. Хәзер дә бит әнә — Шекспирның «Отелло»сын куялар, чакырылган режиссёр куя. Аннары мин Мәскәү белән дә элемтәне өзмим – төрле проектларда калырга ният бар. Ике арада яшәп карыйсы килә: чакырылган артист буларак театраль проектлар да булырга мөмкин, кино проектлары да була ала.
Фәрхәд, син Казан театр училищесыннан соң бер ел Тинчурин театрында эшләдең һәм тамашачы сине танып, яратып өлгергән иде. Хәзер Мәскәүнең иң яхшы уку йортларының берсен тәмамлап шул ук труппага кайтасың. Хәзер син белемлерәк, профессиональрәк, ә труппа һәм тамашачы шул ук... Сиңа монда дискомфорт булмасмы? Уйлап бетердеңме, диюем...
Минем башта ук кайту нияте бар иде. Диплом алгач ук кайтаммы, тәҗрибә туплагачмы – анысын гына белми идём. Хәзер Мәскәүдә тәҗрибә туплау белән беррәттән туган якка кайту мөмкинлеге дә бар. Татар сәнгатен үстерәм дигән пафослы сүзләр әйтәсем килми, үстерергә этәргеч булса, әйбәт, булмаса да бергә-бергә тырышсак, берәр нәрсә килеп чыгар. Минем актёр буларак, татар сәнгатенә файда китерәсем килә.
Татарча уйныйсың киләме?
Минем татарча да, русча да уйныйсым килә — мультиактерлыкка таба.
МХАТ сиңа актёрлык ягыннан зур белем бирдеме? Кайчандыр Казанда диплом алган һәм Мәскәүдә диплом алачак Фәрхәднең дөньяга, профессиягә карашы үзгәрдеме?
Бөтенләй башка нәрсә димәс идём, Казан театр училищесы бик әйбәт база бирә. Шул базаны тагын да үстерер, югарырак күтәрү өчен МХАТ мәктәп-студиясе искиткеч уку йорты – ул миңа зур белем һәм тау кадәр тәҗрибә бирде. Мин мөгаен мәңгелек студент булырмын, максатчан укымасам да, үз-үземне үстерәчәкмен.
Сезнең курс актёрлык курсы иде бит, әйеме? Режиссурага кызыкмадыңмы?
Актёрлык курсы иде. Бәлки, соңрак берәр ничек анысына да укырга уйлармын. Әлегә андый уйлар юк.
Ә син Мәскәүдә калам дип бер дә уйламадыңмы? Калырга мөмкинлек бар иде дип аңладым.
Бар иде. Әлегә курсташларга булышып йөрим – спектакльләребездән өзекләрне театрларга күрсәтәбез. Үзем өчен булмаса да, алар белән барып уйнап кайтам инде.
Димәк, яңа сезоннан Тинчурин театрында уйный башлыйсың?
Әйе.
Тинчурин театрында нинди спектакль куелсын иде – берәр теләгең бармы?
Анысы минем теләктән генә тормый, аның нюанслары күп: халыкка нинди әсәр яхшы керәсен уйларга кирәк. Нишләп Чеховка тотынмыйлар икән дип уйлый идём. Кайчандыр Чеховны Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган иде... Чеховны, бәлки, татар сәхнәсенә адаптацияләп булыр. Айдар Җаббаров белән дә бу мәсьәләдә сөйләшү нияте бар. Шекспирны татар сәхнәсендә яраклаштыру турында да уйлый идём. Шуңа «Отелло» куелуы миңа бик кызык. Әйбәт килеп кенә чыксын инде, татар сәхнәсендә дөнья классикасын ачу өчен зур адым булсын иде. Тинчурин театрының хәзер «яңа сулыш» бит инде. Шушы яңа сулыш белән дөнья классикасына да бара алырбыз дип уйлыйм.
Фәрхәд, хатының Энҗе Сәйфетдинованың алга таба Казан белән Әлмәт арасында йөриячәгенә ничек карыйсың? Ягъни, Казанда яшәп Әлмәттә уйнарга җыена. Бу уртак карармы?
Әйе. Мин аны бик аңлыйм. Энҗе бит зур актриса. Андый зур актрисаны сәхнәдән аеру дөрес түгел. Мин, мәсәлән, сәхнәдән аерылсам, сусый башлыйм. Энҗе дә шулай. Бәлки, киләчәктә башка мөмкинлекләр килеп чыгар. Әлегә шулай…
Энҗе Сәйфетдинова «И’тальян» («Кьоджинские перепалки») спектаклендә
- Фәрхәдләр курсының «Наш городок» спектакле «Первый план» студентлар спектакльләре фестивалендә гран-при алды. «Иң яхшы актёрлар ансамбле» номинациясенә дә МХАТ мәктәп-студиясенең IV курс студентлары лаек булды. «Иң яхшы рәссам-сценограф» та МХАТ мәктәп-студиясеннән Анастасия Бурнашева иде. Котлыйм!
Энҗе Сәйфетдинова белән Фәрхәд Мөхәммәтҗанов