Вторник, 24 февраля 2026 17:32

Мамадыш районыннан бертуган Аксаковлар — ыру горурлыгы

Мамадыш районыннан бертуган Аксаковлар — ыру горурлыгы

Татарстандагы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан, республикабыз мәктәпләрендә “Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән Ватаныбызны данлыйбыз” девизы астында парламент дәресләре оештырыла. Парламент дәресе уздырудан тыш, укучылар сочинениеләр дә яза. Мамадыш районының Усали мәктәбе укучысы Эльвира Аксакова язган шундый сочинениене тәкъдим итәбез.

— Кояш чыккач, җылынсыннар дип, төбен агач кашык белән ача, ә кояш баер алдыннан, туңмасыннар дип, кире туфрак белән күмеп куя идек, — дип искә ала әти үзләренә бүлеп бирелгән түтәлләрдә үскән суганнар турында. — Әллә без тырышканга, әллә елы килешкәнгә, суганнар бик эре була торган иде.

Гаиләдә дүрт малай үсә алар. Беркемгә дә сер түгел, малайлар — шук халык. Теләсә кайда йөреп юкка вакыт әрәм итмәсеннәр, тәртип бозмасыннар һәм эш тәртибен белеп үссеннәр өчен, үзәбием малайларын хезмәт белән тәрбияләгән. Ә нәтиҗәсе — ыру горурланырлык.

Олы уллары Александр Аксаков — Казан шәһәрендә, «Металлстрой» предприятиесе генераль директоры. Бик күп эш урыннары булдырган һәм яхшы хезмәт хакы белән үз эшчеләрен сөендереп торучы олы йөрәкле җитәкче ул. Дәдәйнең игелекле эше санап бетергесез. Авыр хәлдә калган бик күп кешеләргә ярдәм кулы сузучы, Владимир авылындагы зиратка олы юл салучы, часовняны торгызучы, елга аша күпер төзүче, авылга чишмә суы кертүче, махсус хәрби операциядәге якташларны автомобильләр, мунчалар белән тәэмин итеп торучы хөрмәтле туганыбыз ул безнең.

Аксаковлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән Анатолий, ветеринария табибы буларак, хезмәт юлын Куйбышев исемендәге колхозда башлап, тәҗрибә туплый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, эшен Мамадыш районының «Маяк» колхозында дәвам итә. «Алабуга» токым совхозында, «Кашаповлар» крестьян-фермерлык хуҗалыгында, «Вятка нуры» агрофирмасында озак еллар ветеринария табибы булып эшли. Анатолий дәдәй Россия һәм, шулай ук, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Алабугадагы ветеринария оешмасында табиб булып эшли. Хезмәт ветераны, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртүче Анатолий дәдәйгә эшендә яңадан-яңа уңышлар телим.

Гаиләдәге 4 егетнең берсе булган әтием бүгенге көндә Казан шәһәрендә эшли. Һәркемгә үрнәк, тырыш, шәфкатьле әтиемне тирә-юньдә белмәгән кеше юктыр. Аның да хезмәт юлы «Усалиагрохимсервис» бүлегендә шофёр буларак башлана. Соңрак Куйбышев исемендәге колхозда КамАЗ машинасында эшли. Үз эшенең остасы булган әтием 1995 елда «Мамадыш районының иң яхшы машина йөртүчесе» исеменә лаек була.

Әтиләрнең иң кече энеләре Святослав та, шулай ук, бик булдыклы. Ул дәүләт эшенннән тыш, үз техникасы белән кешеләргә ярдәм күрсәтә, чөнки кешелеклелек сыйфаты күңеленә яшьтән үк салынган.

Миңа, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып, югары уку йортында белем алу турында хыялланучы мәктәп укучысына, гаиләбездә үрнәк алырлык шәхесләр күп. Татарстанда игълан ителгән «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» уңаеннан, әтием һәм аның бертуганнары турында: «Алар барысы да хәрби бурычын үтәгән һәм тормышта хезмәт батырлыгы күрсәткән кешеләр», — дип горурланып әйтә алам.

Эльвира АКСАКОВА,

11нче класс укучысы.