Вторник, 02 июня 2026 06:51

Тирес төялгән йөк машинасы «алтын» BMW автомобиленә ауган

Ленинград өлкәсендә тирес төялган йөк машинасы алтынсу төстәге BMW автомобиленә ауган.

Бу хакта “ТАСС” Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча ГАИ идарәсе мәгълүматларына таянып яза. “Тирес ташучы йөк машинасы йөртүчесе, машиналар арасындагы ераклыкны абайламыйча калып, алтынсу төстәге BMW автомобиленә бәрелгән һәм шуның өстенә ауган”, – дип сөйләп үткәннәр ведомствода.

Авариядә зыян күрүчеләр юк.