Бөгелмәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм волонтерларга дәүләт бүләкләре тапшырылды
Чарада сугышчыларның туганнары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, волонтёрлар, мәктәп-интернат кадетлары һәм руханилар катнашты
Бөгелмәнең «Хәтер» сугышчан дан залында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче район халкына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Чарада сугышчыларның туганнары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, волонтёрлар, мәктәп-интернат кадетлары һәм руханилар катнашты.
Җыелганнарга Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Сәгыйтов мөрәҗәгать итте.
«Мин ил Президенты кушуы буенча югары дәүләт бүләкләрен тапшыру хөрмәтенә лаек булдым. Бөгелмәлеләр лаеклы хезмәт итәләр, сугышчан бурычларын зур батырлык белән үтиләр. Без аларның һәрберсе белән горурланабыз», – диде ул.
Татар-информ