Бер фотосурәт тарихы: Иван Краснов гаиләсе белән
1962 елда Зәй районының Кабан Бастырык авылында төшерелгән фото белән марафончы Анастасия Шәймәрданова сөйләде.
Бу фотода Иван Краснов гаиләсе белән агачтан салынган, әби-бабасы төзегән төп нигездә, төп йорт янына утырып төшкәннәр. Иван дәдәй кече кызы Нинаны алдына утырткан, аның янәшәсендә тыйнак кына елмаеп олы кызы Анна утырган, әнисе Домна Филипповна, елмаеп утыручы олы уллары Андрей, хатыны Елена кече уллары Федорны алдына утыртып төшкән. Бу гаиләдә барысы да исән чакта матур итеп киенеп бергә утырып төшкән иң бәхетле көннәненең берсе булган мизгелне гомерлек истәлеккә калдырган фото.
Гаиләдә иң олы кеше — 1902 елда Сарман районы Ләке авылында урта хәлле крестьян семьясында туган Домна Филипповна. Домна түтинең әби-бабасы, әти-әнисе авылларында хуҗалыктан тире җыеп, аны эшкәртеп — иләп, буяп кышкы өс киемнәре — толып, тун, бүрек, бияләй тегү белән шөгыльләнгәннәр. Колхозлашу чорында бөтен булган мал-мөлкәтләрен талап алып колхозга кертергә теләгәч, ризалашмыйча качып калган әйберләрен җыеп, атка утырып Пермь якларына юл тотканнар. Юлда аларның булган әйберләрен талап алып, Домна түтинең әти-әнисен үтерәләр. Домна түти сеңлесе Александра белән әбисе-бабасы янына Ләкегә кайтып сыена.
Безнең авылда да тире җыеп эшкәртеп иләп, буяп толып, тун, бүрек, бияләй тегүче һөнәр осталары — Фёдор дәдәй Краснов гаиләсе була. Гаиләсендә дүрт малае, бер генә кызы булган Фёдор дәдәй Домнаның матурлыгына һәм уңганлыгына соклана. Аны үзенең икенче улы Андрейга димли. Яшьләр кавыша. Уллары Иван, кызлары Татьяна туа. Ләкин бу бәхетле тормыш озакка бармый, 6 гына ел бәхетле тормышта яшәп кала ул, кинәт эче авыртып Андрее үлеп китә. Ике кечкенә баласын тотып Домна түти биатай һәм бианасы янында яшәп кала.
Яз көне иренең сеңлесе — печкәчәме — Феонага бәрәңге утыртырга булышып ишек алдындагы тавыкларга эчәргә дип кояш күзенә куелган суда кулын юарга дип иелеп кулын суга тыгуы гына була, уң кулын нәрсәдер чәнчеп алган кебек була һәм бик көчле түзеп булмаслык авырту барлыкка килә. Бу авырту бик озакка бара. Кулын төзәтергә ярдәм итәр дип уйлап ашамлыклар, төрле дару үләннәре дә алып килеп карыйлар, бер үзгәреш тә булмый. Авыртуына түзә алмыйча Домна түтинең кулын матчага да күтәреп бәйләп карыйлар, бер файда да булмый. Авырта торгач, бер көнне тынычлана, ул чакта инде Домна түтинең кулы да бер нәрсә дә эшли алмый шул, тоймый да, сизми дә, бөкләнми дә, бөгелми дә, тегеп куйган кебек асылынып кына кала. Домна түти шуннан соң колхоз эшендә эшли алмый, II группа инвалид булып, өйдәге эшне, балаларны карау, тәрбияләү белән шөгыльләнә. Шулай итеп хуҗалыктагы бөтен эшне дә бары тик бер генә кулы — сул кулы белән генә эшләргә өйрәнә. Бөтен эшне дә гел бер кулы белән генә эшләгәч, сул якка янтаеп, аннары бөтенләй турая алмыйча, гәүдәсе белән урталай бөкрәеп үк йөрде ул. Ул чакта да тик утыруны белмәде, һәрвакыт хәрәкәттә булып, 85 яшендә үз аңында булып, үз аягында йөреп, саубуллашып, барлык якыннарына рәхмәт әйтеп, бәхилләшеп Мәңгелек йортына күчте.
Гаилә башлыгы Иван дәдәй кечкенәдән үк әнисенә тормыш итәргә авыр икәнне күреп үсә, йорт эшләрендә бәләкәйдән әнисен сөендерергә теләп ярдәм итә башлый, биш яшендә әтисез калып 10-11 яшеннән үк буе җитмәгәч, бүкәннәр өстенә менеп ат җигеп колхозда эшли башлый. 13 — 14 яшьләрендә зурлар белән беррәттән ат арбасына ашлык төяп Бөгелмә шәһәренә поезд вагоннарына илтүләре дә еш була аның. Бөек Ватан сугышы вакытында 1928 елда туган яшьүсмер балаларга бигрәк тә авыр эш туры килә. Ашарга, кияргә булмыйча, ямаулы кием, чабата киеп, яз көне чыга башлау белән бөтен ашарга яраклы үләнне кар яуганчыга кадәр ашап, бер ял да күрмичә, колхоздагы иң авыр эшләр алар җилкәсенә төшә. Совет Армиясендә дә хезмәт итә Иван дәдәй. Армиядан кайткач, озын буйлы, таза, матур Иван дәдәй яшьтән үк яратып йөргән, үсмер чактан ук бер-берсенә тартылган, үзләренең өйләренә кыйгач каршы күрше булып кына яшәүче Митрофан дәдәй кызы Еленага өйләнә. Бер-берсен яратып кавышкан Линә түти һәм Иван дәдәй авылыбызда күңелле, кешеләрне сокландырырлык итеп яшиләр. Гомере генә кыска була Иван дәдәйнең, 33 яшендә Ходай каршына китеп барды.
Елена түтигә дә 33 яшендә дүрт бала белән калып яшәүләре ай-һай җиңел булмагандыр. Ул гомер буе фермада эшләде. Алдынгы сыер савучы булды. Эшкә батыр, төскә матур, сүзгә тапкыр Линә түти беренчелекне бирмәскә тырышты. Әле хәзер дә искә алып сөйлиләр: 1958 елның 13 августы көнне иртәнге савымга барып сыерларын сава ул, кайту белән өченче баласын — өйдә Нинаны таба. Авыл советы, шәһәр һәм район советы депутаты итеп тә сайлап куйдылар аны. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар колхоз идарәсе, районыбыз җитәкчеләре тарафыннан Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, фтотсурәте почёт такталарында эленеп торды.
Балаларын да тәртипле, әдәпле, эш сөючән итеп тәрбияләде. Дүрт баласы да авылыбызда сигезьеллык мәктәптә белем алдылар, барысы да яхшы укыдылар, әдәпле, тәртипле булдылар, бик чиста, пөхтә киенеп йөрделәр алар. Түбән Биш мәктәбендә урта белем алып зур тормыш юлына чыктылар. Андрей дәдәй генә сигезенче класстан соң колхозда эшләде, әбисе, әнисенә ярдәм итим дип урта белемне авылыбызда кичке мәктәптә укып алды. Әбиләрен, әниләрен сөендереп балалары бергәләшеп, авыл халкы җыелып өмә ясап, туганнары булышып авылыбызда әби-бабайлары корган нигезгә алты почмаклы матур, яңа йорт салдылар.
Анна түти төзелештә эшләү өчен укып, штукатур-маляр һөнәрен үзләштерде. Андрей дәдәй, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач Урта Баграж кызы Елена белән тормыш корып Яр Чаллы шәһәрендә яшәде. Хатыны Елена белән икәүләшеп бер җирдә, гел бер урында алдынгы эретеп ябыштыручы — сварщиклар булып эшләделәр. Икесе дә Хезмәт ветераннары булып лаеклы ялга чыктылар. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Нина, мәктәпне тәмамлагач, сатучы һөнәрен үзләштереп магазинда сатучы булып эшләде. Үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән, җыр-моң сөюче кече уллары Фёдор башта авылыбыз клубында клуб мөдире, Совет Амиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң шофёр һөнәрен үзләштереп бик күп еллар Яр Чаллы шәһәрендә шофёр булып эшләде. Мамадыш районы Комаровка авылы кызы Зоя белән тормыш корып тату тормышта ике бала тәрбияләп үстерделәр.
Гомерләре генә кыска булды шул: Анна түти белән Фёдор 47 яшьтә, Андрей дәдәй 57 яшьтә үк, Линә түтиебез 75 яшендә Ходай каршынакитеп бардылдар.