Сәламәтлек саклау министрлыгы яңалык кертә: үзмәшгульләр дә больничный алачак
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы больничныйларны рәсмиләштерү тәртибен үзгәртергә җыена.
Яңа проект нигезендә, больничный алу мөмкинлеге үзмәшгульләргә дә биреләчәк.
Сүз «һөнәри керемгә салым» махсус режимын кулланучы гражданнар турында бара. Документта билгеләп үтелгәнчә, хезмәткә сәләтсезлек кәгазе аларга да рәсми рәвештә бирелә алачак.
Бүгенге көндә үзмәшгульләр вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләү алу өчен социаль фондка гариза тапшырырга һәм мәҗбүри социаль иминиятләштерү системасына ирекле рәвештә кушылырга тиеш. Димәк, больничный өчен түләүләр автомат рәвештә түгел, ә алдан кертем түләгән очракта гына карала.
Яңа тәртип тәҗрибә рәвешендә эшләячәк. Пилот проект 2026 елның 1 гыйнварыннан башлап 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Проектта катнашучылар социаль фондка ирекле иминият кертемнәре түләячәк. Шушы кертемнәр ярты елдан соң больничный буенча түләү алу мөмкинлеге бирәчәк.
Әлеге яңалык үзмәшгульләр өчен социаль гарантияләрне киңәйтүгә юнәлтелгән. Әмма түләү алу хокукын формалаштыру өчен аларга үзләре активлык күрсәтергә туры киләчәк.