Среда, 13 мая 2026 05:05
«Беренче укытучы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашу өчен теркәү башланды
«Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларга читтән торып сайлап алу этабын узарга, һөнәри тестлар тапшырырга, төркемдә эшләп күрсәтергә, шулай ук үзләренең һөнәри юллары турында мәгълүмат урнаштырырга кирәк булачак.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укытучылар йомгаклау (көндезге) этабына үтәчәк. Бу этап 2025 елгы бәйге җиңүчесе Тамара Котова эшләгән Камчатка краенда узачак. Укытучылар конкурс кысаларында дәресләр үткәрәчәк, төбәкнең мәгариф системасы белән танышачак һәм хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алачак.
Йомгаклау сынаулары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә үтәчәк. Җиңүчеләр 1 октябрьдә Кремльдә игълан ителәчәк.
Опубликовано в
Человек и Закон