Четверг, 07 мая 2026 04:22

Татарстанда яшен һәм 27 градуска кадәр җылы көтелә

Бүген – 7 майда республикада кыска вакытлы яңгырлар, яшен булырга мөмкин.

Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +22...+27 градус күрсәтәчәк. Җил тизлеге секундына 15 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк.

Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә төбәктә алмашынучан болытлы һава булачак. Казанда төнлә яшен көтелә, көндез явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы, тулаем республикадагы кебек , +25 градуска кадәр җитәчәк.

Сүз уңаеннан, Россия МЧС үзенең кушымтасында Татарстанда яшәүчеләрне бүген – 6 майда кичен, төнлә һәм иртәгә – 7 майда көндез көчле җил, яшен ихтималы турында кисәтте. Ведомствода реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр чыбыклары астына яшеренмәскә киңәш ителә.