Среда, 25 марта 2026 12:13

Россия армиясе СВО зонасында Никифоровка авылын азат иткән

Хәрбиләребез Донецк халык республикасында Никифоровка торак пунктын азат иткән.

Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, авыл “Южный” гаскәрләр төркеме тырышлыгы белән Россия хәрбиләре кулына күчкән. Әлеге төркем бер тәүлек эчендә Украина кораллы көчләренең 200гә кадәр хәрбиен һәм 3 хәрби машинасын юк иткән.

Кичә “Север” төркеменең Харьков өлкәсендә Песчаное торак пунктын азат итүе турында мәгълүм булды.