Четверг, 09 июля 2026 09:34

Лашманда Гаяз Исхакыйның туганы Тәлгать абыйга 90 яшь тулды

Лашманда Гаяз Исхакыйның туганы Тәлгать абыйга 90 яшь тулды

40 еллап агроном булып эшләгән, Лашман авылында яшәүче Талгать абый Исхаков кичә 90 яшьлеген үткәрде.

-Әтине җәй көне күрмәдек: без торганда, эшкә киткән була, ул кайтканда – без йоклаган. Аны кыш көне генә күрә идек, — дип уены-чыны белән сөйләде юбилярның Яр Чаллыдан кайткан кызы Резидә.

Тәлгать Касыйм улы яшь чагында әүвәл Чистай техникумында механизация буенча белем ала, аннан соң читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый.

-“Октябрьнең 50 еллыгы” колхозының (Лашман, Әмир авыллары) бик көчле вакытларында эшләргә туры килде. Игенчелек буенча районда берничә тапкыр беренче урыннар яуладык. “Уңыш серләре белән уртаклашырга” Казан телевидениесенә дә чакырганнар иде әле. Эштә “Урал” мотоциклы белән йөрдем: таңнан караңгыга кадәр, — дип сөйләде ветеран.

1996 елда Тәлгать Исхаковка “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелә. Бүген ул Лашманда ялгызы яши, мәрхүмә хатыны Минсорур белән дүрт бала – 3 кыз, 1 ул үстергәннәр. Олыгайган әтиләрен алар кышкылыкка үзләренә алып китәләр, ә җәен Тәлгать абый – туган нигезендә. Туган дигәннән, ул мәшһүр татар әдибе Гаяз Исхакыйның туганы. Гаязның әтисе Гыйләҗетдин белән Тәлгать абыйның бабасы Лотфулла – бертуганнар. Укымышлы нәсел вәкиле ул безнең юбиляр.

Ветеранга 90 яшьлеге белән район башлыгы Рамил Айбатов та тәбрикләү һәм бүләк җибәргән. Аны шулай ук район башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшчесе Мирзаһит Гатин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Назыйров, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвгать Фәттахов, авыл имамы, социаль яклау һәм социаль ярдәм бүлекләре хезмәткәрләре дә котлады.