Воскресенье, 08 февраля 2026 10:33

Идарә итү компаниясендә – яңа җитәкче

Идарә итү компаниясендә – яңа җитәкче

Аны коллективка район башлыгы тәкъдим итте.

«Центральный» идарә итү компаниясендә яңа җитәкче эшли башлады. Ул – Айрат Мөбәракшин.

Җитәкчене коллективка Чаллының Үзәк район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин тәкъдим итте.

«Мин аны күптән беләм, эшен югары бәялим. Айрат Хамбалович җитәкчелегендә идарә итү компаниясе халыкны сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүдә нәтиҗәле эшләр», – дип искәртте ул.

Мөбәрәкшин моңа кадәр «Комсомольский» идарә итү компаниясен җитәкләде, «Мәдәният һәм ял паркы» предприятиесендә җитәкче урынбасары вазифаларын да уңышлы башкарды.

Фото Фидәрис Хәбибуллинның «Вконтакте» битеннән алынды.