Суббота, 07 февраля 2026 08:49

Казанда Флера Калмурзина исемендәге бәйге узды

Флера Калмурзинаны белмәүче сирәктер. Ул республикада кул эше остасы булып таныла. Флера апа баш киемнәрен тегә, ефәктән һәм бәрхеттән чигешләр ясый, күн мендәрләр, «казан җөе» техникасы панносында иске бизәкләрдән тегү остасы, шулай ук курчаклар өчен милли киемнәр җитештерә, сәйлән белән чигү һәм сынлы сәнгать белән шөгыльләнә иде.

Флера апа 2018 елда 89 яшендә вафат булды. Ахыр көннәренә кадәр аякта иде. Үзенең осталыгын башкаларга өйрәтеп калыргатырышты. Ул һәрвакыт милли киемнән йөрде. Кул остасының эше бүген дә дәвам итә.

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә Флера Калмурзинаның музее эшли. Анда аның барлык кул эшләре урнаштырылган. Әле ул гынамы, инде алты ел рәттән Флера Калмурзина исемендәге “Оста куллар” бәйгесе оештырыла. Әлеге эшне гимназия директоры Рәхимә Арсланова башлап йөри.

– Без аның белән очраклы гына таныштык. Үзенең затлылыгы, миллилеге белән җәлеп итте ул. Сөйләшеп киттек, аннары инде мин аны гимназиягә ияртеп алып кайттым. Ул шул кадәр заманча кеше иде. Аралашканда яшь аермасы сизми идём.Сүзләребез аңа дога булсын, сөенеп ятсын, – ди Рәхимә Арсланова.

Быел бәйгедә 200гә якын укучы катнашкан. Эшләр “Оста куллар”, “Уйлап табучы” һәм “Журналистика” юнәлешләре буенча кабул ителде.

– Җиңүче балаларга истәлекле бүләкләр тапшырабыз. Ә инде өч юнәлештә дә гран-при яулаучыны сайлап, аларга Флера Калмурзина исемендәге премияне тапшырабыз. Елдан-ел катнашырга теләүчеләрнең саны арта. Сан гына түгел, сыйфат та яхшыра.Укучыларын бәйгегә әзерләгән укытучыларга, аларның әти-әниләренә рәхмәт,– ди Рәхимә Арсланова.

  • Казанда Флера Калмурзина исемендәге бәйге узды